Язгы кыр эшенә без әзер, диләр тимирязевлылар

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Кили авылында урнашкан машина-трактор паркына килеп керүгә безне аныӊ хуҗасы Габделбәр Әшрәпов каршы  алды. Хуҗалык өчен, хәрбиләр теле белән «стратегик әһәмият»кә ия булган бу объектка ул 20 елдан артык җитәкчелек итә.

Һәр трактор һәм машина, авыл хуҗалыгы техникасын биш бармак кебек белү генә түгел, кешеләр белән дә уртак тел таба белү кирәк монда. Ремонтка кергән һәр механизатор белән киӊәшләшеп, кыска вакытта сыйфатлы ремонт үткәреп, техниканы сафка бастыру зур көч сорый шул.  Көздән башлаган ремонт эшләрендә  чәчүгә, терлек азыгы әзерләүгә катнашачак һәр агрегатны, сука-культиваторны, тырмаларны ремонтлап, эшен тәмалаганнар инде. Тимерче Фердинанд Ильясов, ремонт эшен алып баручылар Фирдәвес Ильясов, Рәдис Вафин, ике Рәнис  –    Хәбибулллин һәм Хәйруллин кулларыннан хуҗалыкныӊ барлык басуда эшли торган җайланмалары узган.


Механизаторларыбыз, шоферларыбыз үз эшләренеӊ остасы, ди Тимирязев исемендәге хуҗалыкныӊ баш инженеры Наил Галимҗанов аларныӊ эше белән горурланып. Безнеӊ вазифа техниканыӊ көйле эшләвен тәэмин итү, запас частьларны вакытында кайтару. Соӊгы вакытта аларныӊ сыйфаты гадәттән тыш начарайды, меӊәр сум акча түләгән кечкенә подшипникларныӊ вакытыннан алда таралганнары бар. Шунлыктан ышанычлы, сыйфатлы товар бирүчеләр белән генә эшләргә тырышабыз, ди ул. Ел саен барлык техниканы төзек тоту өчен 10 миллион сум акча сарыф итәбез икән, димәк ул үз-үзен акларга  тиеш.

Быелгы язгы чәчүгә  хуҗалыкныӊ барлык төр чәчү, җир эшкәртү җайланмалары 99 процентка әзер, дип бәяләде ул үзләренеӊ башкарган эшләрен. Баш  инженер мактаган механизаторларыӊ берсе  –   Илшат Идиятуллин чын мәгънәсендә җир хуҗасы. Дүрт дистә елга якын шушы хуҗалыкта механизатор булып эшләгән әтисе Мәсхүтнеӊ эшен дәвам итүче ул. 1997 елдан эшли башлаган мезанизатор инде үзе күпләргә остаз булырлык. Кулыӊа 25 миллионлык «Ягуар» исемле чит ил техникасын ышанып тапшырганнар икән, ул ышанычны акларга кирәк бит. Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүне елныӊ-елында аӊа ышанып тапшыралар. «Эше барныӊ ашы бар» дигән сүз аныӊ мисалында ачык чагылыш таба. Үзен тыӊлап китик әле:
   – Җәй сезонында көн саен ватылмыйча кырга чыгар өчен менә бүгеннән әзерләнергә кирәк. Эшләсәӊ, була инде. 2016 елда терлек азыгы әзерләү күләме кимрәк булды, ә аннан алдагы елны сезонга 160 меӊ сумга кадәр хезмәт хакы чыкты.

Бу техника кыймәтле булса да үзен инде аклагандыр. Ни өчен дигәндә,  хужалыкныӊ барлык терлек азыгы аныӊ аша уза. Кукуруза орлыгын сыттыру һәм төрле өстәмә консервантлар кушып җиӊсәләргә тутыру өчен нәкъ менә аны кулланганнар. Пычакларыныӊ даими рәвештә үзеннән-үзе үткенләнеп баруы да азыкныӊ сыйфатына уӊай тәэсир итә. Кыскасы, алдагы җитәкчелекнеӊ бурычка булса да  бу «Ягуар»ны сатып алуда  алга карап эш итүен күрсәтә. Хәер, бүгенге җитәкчелек тә машина-техника паркын яӊартуны беренчел максат итеп куя. Узган елда  7 миллионнан сумнан артык торган яӊа «Акрос» комбайны белән уракта Ясәви Ногманов эшләгән, шулай ук яӊа ук булмаса да,  тагын бер «Дон-1500» комбайны алынган. Өч якка йөк бушата торган яӊа «ГАЗ-53» машинасына өстәмә бортлар куела, аны бераздан  Ришат Габделхаков юлга чыгарыр дип көтәләр.   Төрле йөкләрне вакытында кайтару өчен  2016 елда алынган яӊа «Валдай» машинасы исә хуҗалыкныӊ алдынгы шоферы Фәрит Галиповка беркетелгән.


Хуҗалыкныӊ иӊ егәрле  тракторы – «New Holland»ны «иярләгән» Илнур Нургалиев   узган ел чәчү вакытында басуда очрашкан идек. Басуны иӊләп килүче, үзенеӊ тышкы кыяфәте белән үк ышаныч тудыра торган   бу чәчкеч комплексы 10 ел инде хуҗалыкныӊ төп чәчү эшләрен башкара. Басу зурлыгы җитсә, көненә 100әр гектарда  чәчәргә мөмкин икән. Илнур әйтүенчә, бу комплекс белән эшләргә инде күнеккәннәр, электроникадан кала хезмәт күрсәтүнеӊ барлык төрләрен үзләре  башкаралар. Чәчү генә түгел, бу тракторга кыш буе да салам тартырудан башлап, эш җитәрлек була икән. Җәйге айларда, терлек азыгы әзерләү вакытында  Илнур тагын бер  тракторда эшләргә вакыт таба, тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкара, ди аныӊ турында хуҗалыкныӊ баш инженеры Наил  Галимҗанов. Элегрәк кайтарылган, әмма  тиешенчә файдаланылмаган  «MORRIS» чәчү агрегатын да бу чәчү барышында эшкә тартачакбыз, читкә чыгып чәчү чәчкәндә   бик  кирәк, диләр монда. 2016 елда алынган «СЗ-3,6» чәчкечен инде бер ел сынап караганнар, ышанычлы агерегат  үзен аклар, дип уйлыйлар.

Машина-трактор паркындагы хезмәткәрләр, механизаторлар белән аралашканда,  һәркемнеӊ   чәчү чорында куелган бурычларны тулысынча аӊлаулары, һәр эшне үземнеке, дип башкарырга әзер торулары ачык тоела. Димәк, киләчәктә аларныӊ уӊышлары мулдан булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International