Шөкер, Җәлил хәзрәт белән җомга намазы укыдык

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Россиянеӊ төрле төбәкләреннән килүчеләр милләтне саклаучы ислам динен һәм халыкныӊ милли гореф гадәтләрен ныклап саклыйлар. 

  Бөрбаш урта мәктәбенеӊ эшчәнлеге белән якыннан танышкан кунаклар:

– «Кара әле, килүебез җомга көненә туры килде, җомганы Җәлил хәзрәт белән укысак иде», дигән  мөрәҗәгатьләренә  кабул итүче хуҗалар берсүзсез риза булдылар. Бер зур автобус Бөрбаш авылында килүчеләрнеӊ мәчеттән җомга намазы укып чыкканнарын көтеп торды. Намаз һәм аныӊ соӊында Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазе белән тәэсирләнгән, Пенза өлкәсе, Европада иӊ зур татар авылы – Илүзәннән  килгән  кунаклар Ренат Кадеров һәм башкалар, «менә шушындый 300-400 имам Рәсәйдә булса, динебез нинди көчле булыр иде. Шөкер, Җәлил хәзрәт белән җомга намазы укыдык», дип  соклануларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International