Район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә 10 мартта авыл хуҗалыгы машиналарының 2017 елгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү максатыннан, техник күзәтү үткәрү башланып китте. Иң беренче чирканчыкны Шеңшеңәр авыл җирлегендәге "Маяк" җәмгыяте алды. Биредә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, 20 хуҗалыкның баш инженерлары катнашында семинар-киңәшмә узды.
"Маяк"та механизаторлар өчен кызыксындыру чарасы уйлап тапканнар - ремонт эшләрен тиешле вакытка башкарып чыгып, техникасының эшкә әзерлеге таләпләргә туры килгән очракта акчалата премия бирү каралган. Хуҗалыкта барлыгы 25 трактор бар. Егәрлеге зур тракторларны иярләүчеләргә - 350-400 сум, МТЗ-80, МТЗ-82 хуҗалары 250-300 сумга ия булган. Шулай ук ремонт вакытында хезмәте кергән эретеп ябыштыручылар, техникаларны буяучылар да премиягә лаек булды.
Хезмәтне саклау, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, эш урынында уңайлы шартлар тудыруга кагылышлы мәсьәләләргә басым ясалды.
Семинар-киңәшмә өлешендә баш инженерлар игътибарына техник күзәтүдәге төп бурычлар кабаттан искәртелде. Хезмәтенә күрә хөрмәт күрсәтелү, авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең тырышлыгын бәяли белү калган хуҗалыкларда да оештырылсын иде, дигән тәкъдим кертелде. Алга таба да график буенча техник тикшерүләрнең нәтиҗәсе белән таныштырып барырбыз.