Бассейн... гадәти генә төзелеш түгел бу

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Юк, борчылучылары без – каләм ияләре түгел (гәрчә, халык җыеннарында чынбарлыкка туры килмәүче мәгълүматларны «Хезмәт»тән укыдык дип сөрән салсалар да, моңа һич гаҗәпләнмибез, мәгълүмат җиткерүче чаралар күп бит хәзер, буташырга да мөмкин), чөнки әлеге колачлы төзелешнең финанска бәйлелеген беләбез, ә борчылучылар, дөресрәге, бассейнның ачылуын зарыгып көтүчеләр, алар – район халкы, шул исәптән газета һәм сайт укучыларыбыз да. 

Районда яшәүчеләрнең ихтыяҗларын аңларга була, бүгенге көндә күбесе гаилә белән күрше район бассейннарына йөри, шунда ял итә, балаларын йөзәргә өйрәтә... Аннан соң, мул сулы Шушмабыз, бөяләр дә чиста күренми, җәйләрен су коенырга теләп тә, чиста урын табалмый йөрүчеләр аз түгел. Һәм менә, безгә дә бассейн кирәк дигәнне җитәкчелек ишетте.
– Зур спорт, ял итү объектларының кирәклеге турында элгәре дә фикер алышулар булды, әмма авыл җирлекләрендәге спортны саклап калу өчен моңа сак каралды, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе, әлеге төзелешкә турыдан-туры бәйле Рамил Илдус улы Шакиров. – Чөнки кайбер районнарда мәһабәт зур спорт объектлары төзегәннән соң, авылларда спортның туктап калуын, кышын катокларның да чистартылмыйча ятуын күрергә туры килде. Хәзер инде бездә спортның сәламәт яшәү рәвеше икәнлеген яшь буын да аңлыйтоя, чөнки әлеге бөтенлеккә ирешә алдык. 28 хоккей мәйданчыкларыбыз гөрләп тора, шунлыктан, районыбыз җирлекләрендә андый чигенешләр күзәтелмәс дип уйлыйм.

Өй салуның ние бар, чутлыйсы да мүклисе, дигәннәрме әле... Акчаң булса гына ул, чутлыйсы да мүклисе, финанс ягы тоткарланса, төзелеш тә туктарга мөмкин. Бассейн да өч юнәлештә финанслана – федераль, республика һәм дә район бюджетыннан. Әлеге акчаларны юллап алулары җиңел түгел, нинди дә булса программа аша дәүләт ярдәменә ия булган кеше моны яхшы аңлый, күпме документ җыясы, күпме тикшерүләр аша узасы, куллар куйдыртасы... Район объектларын төзегәндә дә шушындый ук хәл кабатлана, шушы бассейн төзергә тотынганчы гына да җитәкчелеккә 2 зур конкурс аша узарга туры килде, әле федераль югарылыкта финансланганда таләпләр тагын да катгый. Инде район бу урау юлларны узып, объектны күзгә күренерлек дәрәҗәдә оештыра алды, ике ел эчендә 62 миллион 820 мең  сумлык эш башкарылды.\

– Моңа фундамент салу, субайлар кагу, ике бассейн өчен урын булдыру (икесе дә бер катта булачак икән), тышкы эшләр, сулар китерү, канализацияләр эшләү, стена панельләрен урнаштыру һәм башкалар керә... – дип санап китте башкарма комитет җитәкчесе. – Мин төп эшләрне генә әйттем. Проект барлыгы 152 миллион 852 мең сумлык. Тагын 90 миллион сумнан артык башкарасы эшләр кала. Боларына инде җиһазлар аласы, тышкы төзекләндерү, яшелләндерү, бизәү, тәртипкә китерү эшләрен башкарасы була, әле икенче катта тренажер залы да көтелә,бәлки тышкы якта стадион да булыр… Менә шушы эшләрне башкарып бетерү өчен дәүләттән акча юллап алу артыннан йөрибез, тоткарлыкның сәбәбе дә шул. Чөнки бассейн төзелеше 2014-2017-2020 елларга исәпләнгән “Авыл җирлекләрендә яшәүче халыкның тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндерү” дигән федераль программа нигезендә эшләнә. Бу программада авыл җирлегендә эшләүче яшь гаиләләр, белгечләр, гражданнар өчен торак салу, социаль учреждениеләр булдыру каралган, бассейн да шушы этапка керә. Шуңа күрә дә бассейн төзелешенең 70 проценты федераль, 30 проценты республика һәм дә җирле бюджет аша финанслана.

Илкүләм кризис кичергәндә төзелештә тоткарлыклар булу гаҗәп түгел. Әле дә төзибез, яхшыга өметләнәбез, аксамаска тырышабыз. Рамил Илдусович бассейнны киләсе елның башында ачылыр дип өметләнә (акча булса, әлбәттә). Ә инде төзелеш участогындагы “2017 елда ачылачак” дип язып куелган табличка (моңа әлбәттә район халкы нык игътибар иткән), анысы подрядчы оешманың эш тәртибенә-шартларына бәйле. Белгәнебезчә, бассейнны Казан оешмасы төзи. Бассейн районның спорт һәм яшьләр бүлегенә караячак, спорт мәктәбенең бер тармагы булачак. Халык “җитәкчесе кем булыр” дип тә кызыксына, “Әлбәттә, белемле, компетентлы белгеч булачак”, ди Рамил Илдусович.

Бассейн кайчан төзелеп бетә дип ашыктыру кирәк микән, ни дисәң дә, зур, мөһим объект, төрле буынны үзенә, һичшиксез, бик күп җыячак, шуңа күрә монда иминлек мәсьәләсе иң беренче планда булырга тиеш. Имин, нык төзелеш булганда гына без анда тыныч күңел белән йөриячәкбез. Дөрес, һәрнәрсә контрольдә, тикшерү астында бара, ди җитәкче. Шуңа да эшләтүчене дә, эшләүчене ашыктыру, кабаландыру кирәкмәстер... Сабыр гына көтик, җәмәгать, бар да әйбәт булыр… Бассейн да төзелеп бетәр, ачылыр көне дә җитәр. Моңарчы төзи башлап, ачылмый калган объектлар булганы юк бит әле… 

“Хезмәт” газетасына рәхмәт белдерәсе килә минем, – диде Рамил Шакиров сөйләшү азагында. – Бассейн гадәти генә төзелеш түгел бу Халык белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайга салуда, аңлашуда, дөрес мәгълүмат җиткерүдә рәсми матбугатның роле зур. Шуңа да райондашларымның күңелендә нинди авыр сорау туа, шәхсән үземә чыга алмасалар, “Хезмәт”кә мөрәҗәгать итсеннәр. Газета аша без бөтен дөрес мәгълүматны да җиткерә алсак, имеш-мимешләргә урын калмас иде. ..

 


Зөлфия Шакирова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International