Югары Субашлылар Балтачка ярминкә һәм концерт белән килде.

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

район үзәгендә Югары Субаш авыл җирлегенең ярминкәсе гөрләде. Тукай исемендәге һәм "Уңыш" хуҗалыклары, шушы җирлекнең шәхси эшмәкәрләре, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән ярминкә комиссия тарафыннан уңай билге алып, 7 балл белән бәяләнде. 

Ә кичен район мәдәният үзәгендә Югары Субаш авыл җирлеге һөнәрчеләренең, үзешчәннәренең "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана" дип исемләнгән сәнгать бәйгесе кысаларында күргәзмәсе һәм концерты тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International