ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2022 ел
җомга

Кырымның Россия белән кушылу көненә Балтач муниципаль районындагы «Наз» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр «Кырым тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр» дигән темага социаль хезмәтләр алучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук "Виртуаль музей" уздырылды.

Бүген, 18 март көнне Балтач район Советы президиумы утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.

Техник карауны ел саен уздыру – мәҗбүри чара. Ул Россия Федерациясенең 2013елда кабул ителгән 1013 нче карары нигезендә расланган.

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен Яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына республика конкурсының гаризалар кабул итү кампаниясе башланды.


17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

16 март көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубында “Кибербуллинг” дип аталган түгәрәк өстәл узды. Анда яшүсмерләр интернет челтәрендәге куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты.

17 март көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Түнтәр урта мәктәбендә яшүсмерләр өчен социаль-негатив күренешләрне булдырмау максатыннан әңгәмә уздырды.

16 март көнне Балтач УСЗ базасында Нотфуллин Алмаз Рәшит улы истәлегенә 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында татарча  көрәш бәйгесе узды.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Укучыларны һәм аларның ата-аналарын Белем алу һәм укырга керү шартлары белән таныштыру максатыннан, 2022 нче елның 19 мартында 11.00 сәгатьтә Казан олимпия резервы училищесында спорт мастерлыгына I разрядлы кандидатлар булган 8-9 сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узачак.


15
март, 2022 ел
сишәмбе

12 март көнне Киров өлкәсенең Сосновка шәһәренең "Судостроитель" мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган "Уйнагыз гармуннар" төбәкара фестиваль - конкурсы узды. Фестивальдә 50 дән артык катнашучы катнашты.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Архивтан хәбәрләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International