Казан олимпия резервы училищесында Ачык ишекләр көне

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Республикада спорт резервын әзерләү системасында «Казан олимпия резервы училищесы»  мөһим роль уйный. Бүгенге көндә училищеда уку һәм спорт әзерлеге өчен барлык шартлар да тудырылган, шулай ук укучылар яшәү,  5 тапкыр туклану, даими медицина контроле һәм психологик ярдәм белән тәэмин ителгән.

Укучыларны һәм аларның ата-аналарын Белем алу һәм укырга керү шартлары белән таныштыру максатыннан, 2022 нче елның 19 мартында 11.00 сәгатьтә Казан олимпия резервы училищесында спорт мастерлыгына I разрядлы кандидатлар булган 8-9 сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узачак.

 

Элемтә өчен җаваплы зат: Тутаева Татьяна Юрьевна, «КазУОР» ДББУ өлкән инструктор-методисты, 8 937 628 68 14.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International