12 март көнне Киров өлкәсенең Сосновка шәһәренең "Судостроитель" мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган "Уйнагыз гармуннар" төбәкара фестиваль - конкурсы узды. Фестивальдә 50 дән артык катнашучы катнашты.
Мәрданов Раил (гармун) - Гран-при иясе, "Иң яхшы гармунчы"номинациясендә I дәрәҗә лауреат. Аңа укучылар баяны тапшырылды.
Мәрдәнов Раян (домра) - "Халык уен кораллары" номинациясендә I дәрәҗә лауреат дип танылды.

