«Арбор» ҖЧҖ базасында техник тикшерү

2022 елның 18 марты, җомга

Техник карауны ел саен уздыру – мәҗбүри чара. Ул Россия Федерациясенең 2013елда кабул ителгән 1013 нче карары нигезендә расланган.

Техник карауның мөһимлеген, аның үзйөрешле  машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүен бәяләргә мөмкинлек бирүче кирәкле чара икәнлеген ООО «Арбор» оешмасы да яхшы белә. Биредә тагылма агрегатларны төзекләндерү көзге кыр эшләре тәмамлану белән башланган. Ә  буген булган техник  карауга хуҗалык  20 берәмлек  үзйөрешле  машина һәм аларга 8 тагылма механизм  куйган иде. Дәүләт техника  күзәтчелеге  идарәсенең район бүлеге начальнигы Марат Габдрахманов бәя  бирде.

Инженер-техник  хезмәткәрләр, механизаторлар эшкә җаваплы караганнар, хәзерлек сызыгына куелган һәр трактор, аның тагылмалы  агрегаты, җайланмасы төзек хәлдә, буялган, техник таләпләргә җавап бирә. Һәрбер техникада ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен аптечка, янгын сүндергеч җайланма, юл һәлакәте вакытында кулланыла торган махсус билгеләр урнаштырылган, механизаторлар тиешле эш киемнәре белән тәэмин ителгән. 

Марат Габдрахманов  һәр техниканы  җентекләп карап чыкты: руль люфтларын махсус прибор белән тикшерде, тормозлары ничек тота,  сигнал утлары  янамы – берсе дә игътибардан читтә калмады. Гомуми әзерлеккә куелган бәя югары булды.

Ежегодное проведение технического осмотра является обязательным мероприятием. Это утверждено постановлением Правительства Российской Федерации № 1013 от 2013 года.

ООО «Арбор» хорошо знает о важности технического осмотра, который является необходимой мерой, позволяющей оценить соответствие самоходных машин требованиям безопасности. Ремонт прицепных агрегатов здесь начался с завершением осенне-полевых работ. А на состоявшийся сегодня техосмотр хозяйство поставило 20 единиц самоходных машин и 8 прицепных механизмов к ним. Оценку дал начальник районного отдела Управления Гостехнадзора Марат Габдрахманов.

Инженерно-технические работники, механизаторы ответственно отнеслись к работе, каждый трактор, поставленный на линию подготовки, его прицепной агрегат, установка находятся в исправном состоянии, покрашены, отвечают техническим требованиям. На каждой технике установлена аптечка для оказания экстренной помощи, огнетушитель, специальные знаки, используемые при ДТП, механизаторы обеспечены соответствующей спецодеждой.

Марат Габдрахманов подробно осмотрел каждую технику: специальным прибором проверил люфты руля, как держатся тормоза, не загораются ли сигнальные огни – никто из них не остался без внимания. Оценка общей готовности была высокой.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International