Бүген, 18 март көнне Балтач район Советы президиумы утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.
Президиум утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
1. Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2021 нче елдагы эшчәнлеге турында отчеты.
2.Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2021-нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында отчеты.
3.Балтач муниципаль районының 2021-нче елгы бюджет үтәлеше турында отчеты (беренче укылыш).
4. Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнарының 2021-нче елгы эшчәнлекләре буенча мониторинг нәтиҗәләре турында.
5.«Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең 2022 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) узгәрешләр кертү турында .
6. 2021-нче елда Татарстан Республикасында, Балтач муниципаль районында кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.

