Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 25 март көнне 5 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар Балтач Үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар.
25 март көнне көнне Балтач Үзәк китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 2-А сыйныфы укучылары өчен “Серле йомгак артыннан...” дип аталган әкиятле карусель үтте.
21 март көнне “Факел” яшьләр яшүсмерләр клубында Бөтендөнья Җир көненә багышланган тематик программа узды.
25 нче март көнне “Хыял” яшьләр үзәге районның яшь гаиләләре өчен “Шәп Family” интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде.
23 март көнне «Факел» яшүсмерләр клубына түгәрәккә йөрүчеләр «Үлем белән кайда сәүдә итәләр» Бөтенроссия акциясе кысаларында стенд әзерләделәр
"Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы" искә төшерә
2022 елның 25 мартында «Сорнай» ҖЧҖ базасында , расланган график нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.
Балтач муниципаль районында "Тракторларга, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар үткәрү " нең расланган графигы нигезендә 2022 елның 18 мартыннан агросәнәгать комплексы өлкәсендә әлеге чаралар башланды.
24 март көнне 5 нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар Балтач Үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Алар “Балалар китабы – сихри бер дөнья” дип аталган китаплы утырмада катнаштылар. Чарада “Язу ничек барлыкка килгән?”, “Китап ничек ясала?” кебек бик күп сорауларга җавап бирелде. Балалар әкиятләр нигезендә оештырылган уеннарда катнашып та белгәннәрен күрсәттеләр.
Россиядә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы быел 26 март-3 апрель аралыгына туры килә. Әлеге атналыкны каршылап, 24 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5нче балалар бакчасына барып, уртанчылар төркеменә йөрүчеләр өчен “Без китап яратабыз” дип исемләнгән китаплы иртә үткәрделәр. Сабыйлар балалар китапларының күптөрлелеге турында мәгълүматларны игътибар белән тыңладылар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр.