“Без китап яратабыз” дип исемләнгән китаплы иртә

2022 елның 26 марты, шимбә

Россиядә Балалар  һәм яшүсмерләр китабы атналыгы быел 26 март-3 апрель аралыгына туры килә.  Әлеге атналыкны каршылап, 24 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5нче балалар бакчасына барып, уртанчылар төркеменә йөрүчеләр өчен “Без китап яратабыз” дип исемләнгән китаплы иртә үткәрделәр. Сабыйлар балалар китапларының күптөрлелеге турында мәгълүматларны игътибар белән тыңладылар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International