Гомер аккан судай, искән җилдәй үтә дә китә. Әле кайчан гына туган мәктәпләрендә, нәкъ менә шушы урында беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп, 1 нче сыйныф укучылары булып басып торган сабыйлар 9-11 ел белем туплап, бүген инде мәктәп белән саубуллашалар.
Балтач мәктәбендә узган Соңгы кыңгырау бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты. Тәмамланган уку елында мәктәптә 874 укучы белем алган. 84 укучы 9 сыйныфны тәмамласа, 48 укучы 11 сыйныфны тәмамлый.
Айдар Фоат улы үзенең чыгышында:
Соңгы кыңгырау – олы тормышка тәүге адымнарын ясарга әзерләнгән егет-кызларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Кыңгырау чыңы аларның икенче туган йортлары – мәктәп белән, белем биргән кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да. Кадерле укучылар туган мәктәбегезне, укытучыларны, әти-әниләрегезне беркайчан да онытмагыз. Илне-көнне сөендереп яшәгез! - дигән матур теләкләрен җиткерде.