2025–2026 нчы уку елы тәмамланды. Быел районыбызда 29 мәктәп – 14 урта мәктәп, 7 төп мәктәп, 8 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы балаларны уку елы дәвамында үз канатлары астына җыйды. Мәгариф оешмаларында барлыгы 3737 укучы белем алды, аларга 620 педагог белем һәм тәрбия бирде.
Әлеге уку елында районыбызда 416 укучы – 9 нчы сыйныфны, ә 162 укучы 11 нче сыйныфны тәмамлый. Аларның һәркайсы – үзенчәлекле язмыш, зур өметләр һәм якты хыяллар иясе. Ак юллар сезгә, егет-кызлар! Алдагы юлларыгыз уң булсын, хыялларыгыз тормышка ашсын!
Балтач гимназиясендә узган тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты, ул исә Балтач районына, аның кешеләренә карата булган җылы фикерләрен белдерде, укучыларга уңышлар теләде.