“Балалар китабы – сихри бер дөнья” дип аталган китаплы утырма

2022 елның 26 марты, шимбә

24 март көнне 5 нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар Балтач Үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Алар “Балалар китабы – сихри бер дөнья” дип аталган китаплы утырмада катнаштылар. Чарада “Язу ничек барлыкка килгән?”, “Китап ничек ясала?” кебек бик күп сорауларга җавап бирелде. Балалар әкиятләр нигезендә оештырылган уеннарда катнашып та белгәннәрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International