2022 елның 25 мартында «Сорнай» ҖЧҖ базасында , расланган график нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Бу хакта безгә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча Баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов хәбәр итте.
Техник карауга 32 берәмлек техника, шул исәптән 34 прицеп тәкъдим ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, техника бик яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән. Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре һәм чокырга каршы терәкләр белән җиһазландырылган. Тракторлар квалификацияле механизаторлар белән тәэмин ителгән. Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылма техниканы һәм габариттан тыш эксплуатацияләгәндә таләпләр аңлатылды, - дип хәбәр итә Марат Габдрахманов.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы шулай ук хуҗалыкның баш инженеры Гарәфетдинов Фидаил Мәгфур улының техниканы тиешле дәрәҗәдә әзерләгәне өчен башкарган эшен аерым билгеләп үтте.
