ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2023 ел
җомга

30 июнь көнне Олы Әтнә авылында аеруча кыйммәтле документлар булган фондлар исемлеген барлау йөзеннән, аеруча кыйммәтле документларны ачыклау эшен оештыру буенча Татарстан Республикасы архив эшләре буенча Дәүләт комитетының күчмә киңәшмәсе узды.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында игълан ителгән социаль әһәмияткә ия проектларга грантлар бәйгесендә "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән "Gаилә Gаҗәеп Gаләм" дип исемләнгән проект белән катнашып, җиңеп чыккан иде.

2023 елның 30 июнендә МБУ “Хыял” яшьләр үзәге Балтач район башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен иртәнге зарядка үткәрде.  Саф һавада һәм музыка астында эшләнгән зарядка күтәренкелек һәм яхшы кәеф бирә.

Республиканың 290 эшкуары ташламалы финанс ярдәменнән файдаланган. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты Татарстан Республикасы бизнесына беренче яртыеллыкта 620,6 млн сум акча җәлеп итәргә ярдәм итте.


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Белдерү!
Су линиясендә планнан тыш эшләр булу сәбәпле, 30нчы июнь көнне сәгать 8.00 дән Балтачнын түбәндәге урамнарына су биру туктатылып торачак:

29 июнь көнне  «Маша и Медведь» мультфильмы герое - Маша балаларны «Борын-борын заманда» яши бирә һаман да...» дип аталган әкиятле сәфәргә дәште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International