М (П)К Факел "Gaилә Gаҗәеп Gаләм" проектының чираттагы этабын гамәлгә ашырды

2023 елның 30 июне, җомга

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында игълан ителгән социаль әһәмияткә ия проектларга грантлар бәйгесендә "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән "Gаилә Gаҗәеп Gаләм" дип исемләнгән проект белән катнашып, җиңеп чыккан иде. 29 нчы июнь көнне әлеге проектның 3 нче этабы гамәлгә ашырылды. Ул ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелде. Чарага районыбызның 12 яшь үрнәк гаиләсе килгән иде. "Сабантуй" ял паркында 11 тукталыштан торган квест уен оештырылды, һәр гаилә әлеге тукталышларны узып чыкты. Биредә җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр билгеләнмәде. Бары тик дуслык һәм яхшы кәеф хөкем сөрде. Ахырдан катнашучылар тәмле чәй һәм коймак белән сыйланды һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

#Гранты_МинмолодежиРТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International