Архивтан хәбәрләр

2023 елның 30 июне, җомга

30 июнь көнне Олы Әтнә авылында аеруча кыйммәтле документлар булган фондлар исемлеген барлау йөзеннән, аеруча кыйммәтле документларны ачыклау эшен оештыру буенча Татарстан Республикасы архив эшләре буенча Дәүләт комитетының күчмә киңәшмәсе узды. Районыбыз архивистлары Эксперт-тикшерү һәм методик ярдәм күрсәтү комиссиясенә Түбән Кенә авыл Советының 1937-1959 елларда 15 саклану берәмлеге күләмендә сессияләр һәм башкарма комитет утырышлары беркетмәләрен тәкъдим иттеләр һәм аларны уңышлы якладылар. Беркетмәләрдә Татарстан авыллары тормышының сугышка кадәрге, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы елларында коточкыч авырлыклар җентекләп бәян ителә. Муниципаль архивта аеруча кыйммәтле документларны ачыклау 2018 елдан бирле дәвам итә һәм агымдагы көнгә 21 саклану берәмлеге саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International