Илкүләм проект буенча Татарстан бизнесына финанс ярдәме күләме беренче яртыеллыкта 620 млн сум тәшкил итте

2023 елның 30 июне, җомга

Республиканың 290 эшкуары ташламалы финанс ярдәменнән файдаланган. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты Татарстан Республикасы бизнесына беренче яртыеллыкта 620,6 млн сум акча җәлеп итәргә ярдәм итте.

Дәүләт микрофинанс ярдәменнән республиканың 38 үзмәшгуль гражданы файдаланган.

Татарстанда финанс ярдәменең уңайлылыгын арттыру өчен елына 4,5% ставкасы белән яңа продукт эшләтеп җибәрелде. Ул эшкәртү производствосы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләргә исәпләнгән.

Финанс программаларын ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды гамәлгә ашыра. Хәзерге вакытта республика эшкуарлары өчен төрле категорияләргә һәм бизнес өлгерү дәрәҗәсенә исәпләнгән 9 ташламалы микрофинанс продукты гамәлдә. Бурыч алучыларның категориясенә бәйле рәвештә микрозаймнар буенча ставкалар 0,1 проценттан 5,5 процентка кадәр тәшкил итә.

Кече һәм урта бизнес өчен микрозаймның чик суммасы 5 млн сум тәшкил итә. Һөнәри керемгә салым кулланучы физик затлар өчен лимит 500 мең сум. Микрозаймнарны бирүнең максималь вакыты-өч ел.

Моннан тыш, Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре үз залог тәэмин ителеше булмаганда яки җитешмәгәндә Татарстан Республикасының Гарантия Фондына мөрәҗәгать итә алалар, аның арсеналында КФХ, индустриаль һәм сәнәгать парклары, экспортерлар, онлайн-сәүдә өлкәсендә эшмәкәрләр һәм башкалар өчен төрле гарантия продуктлары бар.

Татарстан Республикасы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре «Минем субсидияләрем»сервисы аша онлайн микрозайм алу өчен гариза бирә алалар

Барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультация сорап республика эшкуарлары ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «минем бизнес» үзәге телефоны аша мөрәҗәгать итә ала: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International