29 июнь көнне «Маша и Медведь» мультфильмы герое - Маша балаларны «Борын-борын заманда» яши бирә һаман да...» дип аталган әкиятле сәфәргә дәште. Чарада Балтач Үзәк мәчете каршында эшләп килүче “Әс-сәләм” тәрбия үзәгенә йөрүче сабыйлар катнашты. Алар Машага ияреп татар, рус, чит ил әкиятләре буенча төзелгән төрле биремле уеннарда катнаштылар, әкиятле пазллар тезделәр. Кунаклар, бик тырышып һәм оста итеп, “Теремок” әкиятен, бармак курчаклары ярдәмендә, үзләре дә уйнап күрсәттеләр. “Маша и Медведь” мультфильмы да балалар күңеленә хуш килде.