2019 елның 19 мартында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Адрес: штп Балтач, Ленин ур., 52 йорт (район мәдәният йорты).
16 март көнне Зәй каласында Татарстандагы муниципаль хезмәткәрләрнең чаңгыда узышулары буенча спартакиада булды. Муниципалитетлар арасында барган кискен ярышта районыбыз командасы икенче урынны яулады. Афәрин, егетләр-кызлар!
16 март көнне "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Каенлык" шугалагында кышны озатуга багышланган «Нәүрүз»бәйрәме үткәрделәр.
12 март көнне 13.00 сәгатьтә «Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Кече Лызи урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция бүлегенә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча музеена экскурсия оештырды. Чара “Полиция тарихы белән танышу» кысаларында үткәрелде.
2019 елның 15 мартында «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре пуля белән ату буенча спорт ярышы үткәрде. Бу ярышта дзюдо түгәрәгенә йөрүче балалар зур кызыксыну белән катнаштылар.
2019 елның 18 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
2019 елның 15 мартында сәгать 8.00 дә район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы егерме сигезенче утырышы узды.
2019 елның 16 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда томан көтелә.
«Әти, әни, мин- спортлы гаилә» дигән спорт-күңел ачу уены район һәм авыл җирлеге гаиләләре өчен ел саен үткәрелә торган чара.
2019 елның 14 мартында Б.Зиятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә гаиләләр арасында «Әти, әни, мин-спортлы гаилә» дигән спорт – күңел ачу уенының дүртенче зона этабында төрле командалар катнашты.
Районның иҗтимагый советы әгъзалары район җитәкчелеге белән бергә капиталь ремонт объектлары буенча кабат рейдлар ясадылар. Алар Чепья музеенда, Карадуган авыл Советы бинасында, Борнак авыл клубында, Кече Лызи балалар бакчасында капиталь ремонт барышы белән таныштылар.