ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Балтач җирлегендә яшәүче Нәбиева Фәүзия Зариф кызына 29 январь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр

27 гыйнвар көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә якташыбыз-язучы Г. С. Медведевның тууына 115 ел тулуга багышланган яшьләр өчен «Туган як язучысы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

28 гыйнвар көнне Чепья авыл мәдәният йортында, Балтач мәдәният үзәгенең "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы катнашында, Ленинградны фашистлардан азат итүгә 75 ел тулуга багышланган "Йөрәк хәтер саклый" дип исемләнгән концерт булып узды.

                    28 январь көнне, Кече Лызи авыл китапханәсендә 4 сыйныф укучылары өчен  “Язучы- юбилярлар” дигән темага  әдәби кичә узды.  Бу чарада 12 бала катнашты.

 

28 январь көнне  Борнак авыл китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында “  Күп укыган,күп белер” исемле мәдәни дәрес 1-4 сыйныф укучылары белән үткәрелде.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Бөрбаш  авылында яшәүче Хөснетдинова Нурҗиһан Гыймран кызына 28 январь көнне 95 яшь тулды.

2018 елның 22-27 октябре, 2019 елның 14- 18 гыйнвар көннәрендә үзәк китапханәдә Казан өстәмә һөнәр бирү институты белгечләре район китапханәчеләре өчен "Муниципаль китапханәләрдә проект эшчәнлеге" темасына белем күтәрү курслары үткәрделәр. 28 гыйнвар көнне Казан өстәмә һөнәр бирү институты деканы Р.М.Барейчева 18 китапханәчегә белем күтәрү хакында таныклык тапшырды. 

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 29 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә аерым районнарда томан көтелә.

Балтач район башкарма комитетының архив бүлеге үзәк район китапханәсенең административ бинасында (ишегалды, архив бинасы, 2 кат) " Балтач архив объективында» дигән фотокүргәзмә оештырды.

26 нчы гыйнвар көнне Салавыч мәдәният йорты студентлар көне уңаеннан “Угадай мелодию уены уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International