ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

2019 нче елның 24 январендә 13.00 сәгатьтә Бөрбаш авыл китапханәсендә Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Галимуллин рәислегендә өченче чаырылыш Бөрбаш авыл җирлеге Советының кырык бишенче утырышы узды. Утырышта Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирзянов, Балтач районы прокуроры А.Ш.Низамиев, Бөрбаш авыл җирлегенең участок инспекторы И.Н.Ахметов, Бөрбаш авыл җирлеге депутатлары, һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

2019 елның 23 гыйнварында «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре түгәрәккэ йөрүче балалар өчен юл хәрәкәте билгеләрен кабатлауга юнәлдерелгән уен элементлары белән әңгәмә оештырдылар.

2019 елның 26 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

2019 елның 25 январендә район утырышлар залында районда эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча киңәшмә узды.

2019 елның 24 гыйнварында Балтач муниципаль районының «Әтиләр Берлеге» Республика иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә балигъ булмаган балалар өчен «Әти көне» үткәрделәр.

2019 елның 3 июнендә Татарстан Республикасында тулы масштаблы эш көтелә цифрлы телевидениегә күчү, аның кысаларында аналоглы телевидениене тоташтырачаклар эфир телетапшыруы. Әгәр сезнең телевизор экраннарында логотип янында каналлар Беренче, Россия 1, НТВ, 5 Канал сез «А» хәрефен күрәсез, димәк сез аналог  телетапшырулар карыйсыз.


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел - библиографик күзәтү 

23 гыйнвар көнне №16 филиал Сосна авылы китапханәсендә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан презентация ,китап күргәзмәсе белән баетылган "Ленинград батырлыгын искә алып" исемле әңгәмә үтте.Катнашты 12 укучы.

23 гыйнвар көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә төрле яшьтәге укучылар белән «Минем сәламәтлегем – минем тормышымның нигезе» дигән темага интеллектуаль – танып-белү уены үткәрелде. Әлеге чарада 8 укучы катнашты.

 

23  январь  көнне  Пыжмара  авыл  китапханәсендә  Ленинград блокадасының 75 еллыгы  уңаеннан  зурлар  өчен “900  көн  батырлык” исемле  мәгълүмат сәгате  үткәрелде. Барлыгы  6 кеше  катнашты

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International