ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

29 июньдә төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы барлык теләүчеләрне Ачык ишекләр көненә чакыра.

 Балтачта " Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды.

17-18 июньдә Мамадыш шәһәрендә республикакүләм җәйге ГТО Фестивале үтте.

2019 елның 20 июлендә «Казан Арена» стадионы территориясендә ARENALAND мультиформат фестивале узачак.

2020  елның  1 гыйнварыннан авылда  ташламалы  ипотека  программасы  эшли  башлый.  Россия Федерациясе  Хөкүмәте карары  проекты    авыл  ипотекасына  беренче  кертемне елга   10%тан  башлап  түләүне күздә  тота,  бу  хакта  хокукый  проектлар басылып  чыга  торган  сайттагы  документта  әйтелә.  

2019 елның 20 нче июнендә "Факел " яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Романтик" балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен күңелле уеннар оештырдылар.

19 июнь көнне «Факел” яшүсмерләр клубы Төзүчеләр урамында урнашкан спорт  мәйданчыгында балалар өчен “Сабантуй” үткәрде. Бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Бу ел да “Факел” хезмәткәрләре, гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрде.

2019 елның 19 июнендә «Хыял» яшьләр үзәге яшьләр арасында зур туп белән волейбол  ярышы үткәрде. 


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан шәһәрендә республика Сабантуен оештыру буенча матбугат конференциясе узды.

Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре тарихында беренче мәртәбә тәүлеклек савым 200 тоннадан артып китте.   Актанышлыларны  әлеге      ирешкән  уңышлары  белән   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  котлады.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International