"Наркотикларсыз тормыш" ведомствоара акциясе кысаларында Балтач муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, "Форпост" яшьләр оешмасы белән берлектә Норма урта мәктәбе каршындагы сәламәтләндерү лагерендә профилактик һәм спорт чарасы үткәрде .
Җир кишәрлеген рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртү мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар үткәрү. Татарстан Республикасы, Балтач муниципаль районы, «Балтач шәһәр тибындагы поселогы " муниципаль берәмлеге, 16:12:010506:277 кадастр номеры белән, 57169 кв.м мәйданлы торак пункт җирләреннән «авыл хуҗалыгы җитештерүен алып бару өчен» рөхсәт ителгән куллану төреннән «торак төзелеше өчен» дип рохсэт ителгэн куллану торенэ узгэртергэ.
2019 нчы елның 19 июнендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм полиция хезмәткәре Ляйлә Низамиева профилактик чара уздырдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия һәм Кыргыз яшьләре лидерлары форумына теркәлү башлану турында хәбәр итә. Форумда катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 18 июнендә көннең икенче яртысында һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә.
17 июньгә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында тулаем тәүлеклек савым 200,1 тонна булды. “Шундый күрсәткечләргә ирешү безнең район тарихында беренче мәртәбә. Бу узган елның шушы датасына караганда 27,9 тоннага яисә 16%ка күбрәк», – дип, хәбәр итте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Мирхәйдәров.
2019 елның 24 июнендә 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Балтач районы прокуроры Низамиев А.Ш. Нөнәгәр авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 3-85-35
2019 елның 20 июлендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Балтач районы прокуроры урынбасары Д. Н. Салехов Борнак авыл җирлеге Советы бинасында (Борнак авылы, Татарстан урамы, 4 йорт) гражданнарны күчмә кабул итәчәк
Белешмәләр өчен Телефон: 3-33-33
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм»ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте, шулардан 155 млн.сумы федераль бюджеттан, ә 105е – республика бюджетыннан бүлеп бирелде.
2019 елның 14 июнендә, медицина хезмәткәрләре көне алдыннан, районның иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү һәм котлау тантанасы булды. Тантаналы чара " Сабантуй" ял паркында узды.