РТРС «РТПЦ Татарстан Республикасы » филиалы хәбәр иткәнчә, 2019 елга антенна-фидер җайланмаларын план буенча эшләү графигы нигезендә, Шәмәрдән радиотелецентрында 2, 3, 4 июль көннәрендә 8.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр аналоглы һәм цифрлы телевидение программаларын тапшыруны туктатып тору буенча ремонт эшләре башкарылачак.
2019 елның 18-24 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның (4-нче класс) югары янгын куркынычы саклана.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2019 елның 21 июненнән 5 июленә кадәр икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча " кайнар линия» не үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Кадастр бәясен билгеләү һәм милек салымын исәпләү темасы, шулай ук күчемсез милек объектларының кадастр бәясен дәгъвалау процедурасы актуаль булып тора.
11 июньдә Казанда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы Коллегиясенең, Росреестр Колл-үзәгенең киңәйтелгән утырышы узды.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министрлыгының 14 майга оператив күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында тәүлек эчендә сөт сатуның максималь күләме Татарстан Республикасында 3,7 мең тонна тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае-2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна.
Милек хокукы күчүне яки хокукларын теркәү күчемсез милек белән килешүләр үткәргәндә мәҗбүри процедура булып тора. Өстәвенә, бу сезнең торак күчемсез милек хуҗасы (фатир, бүлмә, торак йорт, апартаментлар), яки гараж, машина кую урыны, офис бинасы, корылмалар кебек торак булмаган объектлар булуыгызга бәйле түгел.
2019 елның 11 июлендә 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Балтач районы прокуратурасының оператив хезмәткәре Салехов Д. Н. авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итәчәк.
Татарстан кырларында башланган уңышларны исәпкә алып, республика аграрийлары үз эшләрендә үсемлекләрне саклау һәм тукландыру мәсьәләләрен хәл итүне берләштерергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Республика кырларында агымдагы эшләрнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.