РТРС «РТПЦ Татарстан Республикасы » филиалы хәбәр иткәнчә, 2019 елга антенна-фидер җайланмаларын план буенча эшләү графигы нигезендә, Шәмәрдән радиотелецентрында 2, 3, 4 июль көннәрендә 8.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр аналоглы һәм цифрлы телевидение программаларын тапшыруны туктатып тору буенча ремонт эшләре башкарылачак.