ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Ел саен үткәрелә торган "Гырон быдтон" бәйрәме, язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган, республика халкының иң көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе.

15 июнь көнне Кукмара шәһәрендә картинг буенча «Балаларны яклау көне»нә багышланган районара ярышлар узды. Ярышларда Балтач, Кукмара һәм Лаеш районнары командалары картингчылары катнашты.


16
июнь, 2019 ел
якшәмбе

   Кенәбаш авылында авылында яшәүче Насретдинова Фәриха Гыйләҗетдин кызына 16 июнь көнне 90 яшь тулды. 


14
июнь, 2019 ел
җомга

14 июнь көнне Балтач район мәдәният йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р. А. Ратникова һәм партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин катнашында "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Балтач җирле бүлекчәсенең XXX конференциясе булып узды.

14 июньдә җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ратникова Римма Атлас кызы гражданнарны шәхсән кабул итте. 

Балтачлылар төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар бирделәр. Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, башкалар контрольгә алынды.

Россия көнен үткәрү кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар белән әңгәмәләр һәм китаплар уку үткәрделәр.

“Могучий властелин судьбы"-урам акциясе

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексына урманнарның санитар, урман патологиясе торышы турында дөрес булмаган белешмәләрне яшергән яки биргән өчен җаваплылык каралган үзгәрешләр кертелде

13 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 5 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

2019 елның 10 июнендә «Хыял» яшьләр үзәге "Балтач" ял паркында  Мегабол буенча ярыш үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International