Кукмара шәһәрендә «Балаларны яклау көненә» багышланган картинг буенча районара ярышлар җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз!

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Кукмара шәһәрендә «Балаларны яклау көненә» багышланган картинг буенча районара ярышлар җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз!

15 июнь көнне Кукмара шәһәрендә картинг буенча «Балаларны яклау көне»нә багышланган районара ярышлар узды. Ярышларда Балтач, Кукмара һәм Лаеш районнары командалары картингчылары катнашты.

Ярышлар түбәндәге классларда үтте:

- «Стриж» классы 8-15 яшьлек йөртүчеләр

- «Хонда-200» классы 7-14 яшьлек йөртүчеләр

- «Хонда-270» классы 14-17 яшьлек йөртүчеләр

- «Минск» классы 13-18 яшьлек йөртүчеләр

Ике заезд нәтиҗәләре буенча җиңү яуладылар:

«Минск»  классы

1 урын – Мөхәммәтҗанов Азат – Балтач ДОСААФ командасы

2 урын – Садиков Айзат – Кукмара ДОСААФ командасы

3 урын – Хәйруллин Ислам – Балтач ДОСААФ командасы

«Хонда-270» классы

1 урын – Сорокин Матвей – Кукмара ДОСААФ командасы

2 урын – Сафаргалиев Вилдан – Лаеш районы командасы

3 урын – Хөсмәтуллина Энҗе – Балтач ДОСААФ командасы

«Хонда-200» классы

1 урын – Төхбәтуллин Айнур – Кукмара ДОСААФ командасы

2 урын – Оборкин Илья – Лаеш районы командасы

3 урын – Авхадиев Эмиль – Лаеш районы командасы

«Стриж» классы

1 урын – Төхбәтуллин Айнур – Кукмара ДОСААФ командасы

2 урын – Һадиев Кәрим – Балтач ДОСААФ командасы

3 урын – Гарифуллин Данияр – Балтач ДОСААФ команда

 

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ф.К.Фәхретдинов һәм Кукмара районында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсе начальнигы Е.В.Яковлева тапшырдылар.

 

Барлык җиңүчелергә һәм катнашучыларга, шулай ук Балтач ДОСААФ командасын 30 елдан артык җитәкләүче тренер Хайруллин Фәнис Сәүбан улына зур рәхмәт!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International