«Наз» үзәгендә Россия көне

2019 елның 14 июне, җомга

    Россия көнен үткәрү кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар белән әңгәмәләр һәм китаплар уку үткәрделәр. Алар Россия тарихы һәм мәдәни традицияләре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Бу чарада 65 социаль хезмәт алучы катнашты.

    Әлеге чара өлкән яшьтәге гражданнарның психик хәлен яхшыртырга ярдәм итә һәм кәефләрен күтәрә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International