2019 нчы елның 19 июнендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм полиция хезмәткәре Ляйлә Низамиева профилактик чара уздырдылар.
Балалар төрле милләт вакилләренә карата хөрмәт күрсәтергә, аларның мәдәнияте һәм гореф гадәтләре белән таныштылар. Һәр команда үзләренен көчләрен һәм белемнэрен курсәттеләр. Наталья Закирова балаларны интернет куллану кагыйдәләре белән таныштырды, интернет челтәрендә куркынычсызлык үзенчәлекләре ачылды. Югарыда күрсәтелгән темаларның актуальлеге балаларны битараф калдырмады-белгечләргә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Ә чара ахырында балалар «Интернет куллану стиле» темасына анкета тутырдылар.