ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елның 21 июнендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен психологы ведомствоара вәкилләре белән берлектә “Романтик” җәйге лагеренда 7 станциядән торган профилактик квест уены уздырды.

Балтач районы прокуратурасы оператив хезмәткәре Низамиев Айрат Шакертҗан улы 17 июль көнне 15.00- 16.00 сәгатьләрдә Сосна авыл җирлеге бинасында Сосна авыл җирлеге гражданнарын күчмә кабул итәчәк.

      22 июнь - тарихыбызда иң кайгылы көннәрнең берсе - Хәтер һәм кайгы көне.

21 июнь кичендә Балтач бистәсендәге Батырлар аллеясында да матәм көне үтәчәк. Батырларыбызны, һәлак булганнарны, әби-бабаларыбызның, сугыш чоры балаларының, сугыштан соңгы еллар газапларын искә алу чарасы 21.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә 22 июньдә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә, көньяк-көнбатыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Паркларны һәм ял урыннарын максатчан файдалану максатыннан, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре һәр пәнҗешәмбе көнне "Сабантуй" ял паркында "Миллек-party" үткәрәләр . Беренче шундый чара кичә, 20 июньдә 19.00 сәгатьтә район хакимияте хезмәткәрләре белән узды.

2019 елның 19 июнендә 10.05 сәгатьтә Балтач "Форпост" үзәге Норма урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Ромашка» мәктәп яны лагерында пневматик винтовкадан ату буенча шәхси – команда спорт ярышы үткәрде.

Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында  "Ана теле " онлайн-мәктәбендә татар телен өйрәнергә була. Тел платформасы татар телен гамәлдә куллану дәрәҗәсен күтәрү генә түгел, татар халкының мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге дә бирә.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Җир кишәрлеген рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртү мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар үткәрү Татарстан Республикасы, Балтач муниципаль районы, «Балтач шәһәр тибындагы поселогы " муниципаль берәмлеге, 16:12:010501:141 кадастр номеры белән, 2847 кв.м мәйданлы торак пункт җирләреннән  «авыл хуҗалыгы җитештерүен алып бару өчен» рөхсәт ителгән куллану төреннән «шэхси торак төзелеше өчен» дип рохсэт ителгэн куллану торенэ узгэртергэ.

Начар метеорологик күренешләр: 21 июньдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International