ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

 27 июнь көнне халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне түбәндәге адрес буенча узачак: Балтач штп, Ленин ур., 52 йорт (район мәдәният йорты) 

25 июньдә Татарстан  Республикасы сөт  җитештерүне беренче  мәртәбә  тәүлеккә  4000 тоннадан  арттырып  җибәрде. Бу  хакта  бүген  районның  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  белән  эшче  киңәшмәдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов әйтте. 

24 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү» программасын  халыкны  эш  белән  тәэмин  итүгә  булышу өлешендә   гамәлгә  ашыру мәсьәләсе   буенча     видеоконференция режимында  киңәшмә узды,  ул  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары Оксана Лут рәислегендә  барды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр  итүенчә,    2019 елда  Россия  авыл  яшьләре  берлеге    инициативасы  белән    Гомумроссия  халык   фронты  яңа  «Авыл. Үсеш  территориясе» проектын башлап  җибәрде.

23 июньдә Казанда   милли татар бәйрәме – Сабантуй гөрләп узды.  Сабантуйның  төп  мәйданы   Тынычлык  бистәсендәге  Каенлыкта  оештырылды,  биредә    Татарстанның 11 муниципаль районы үз  утарларын  ачты.

Балтач районы ГХАТ бүлеге бинасында14 яше тулган  балтачлыларга тантаналы шартларда паспорт тапшыру традициясе дәвам итә. 2019 елның 21 июнь көнендә 15 егет һәм кыз әнә шундый тәртиптә паспорт алдылар. 

Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов республикада  терлек  азыгы  әзерләүнең  барышы һәм  сөтчелек  тармагының  торышы  турында    мәгълүмат  бирде.   

2019 нчы елның 20 нче июнендә "Факел " яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре СМУ микрорайонының спорт мәйданчыгында Халыкара Әтиләр көнен бәйрәм итүгә багышланган күңелле уеннар үткәрделәр. Уеннар барышында әтиләр һәм балалар тизлек, көч, җитезлектә, зирәклектә көч сынаштылар.


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

“Ямьле бизәкләр” -  эрудитлар бәйгесе 

“Паркта җәйге китапханә” - китап күргәзмәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International