2019 нчы елның 20 нче июнендә "Факел " яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре СМУ микрорайонының спорт мәйданчыгында Халыкара Әтиләр көнен бәйрәм итүгә багышланган күңелле уеннар үткәрделәр. Уеннар барышында әтиләр һәм балалар тизлек, көч, җитезлектә, зирәклектә көч сынаштылар. Бәйрәмгә йомгак ясап, оештыручылар билгеләп үткәнчә, иң беренче чиратта ата-аналарга һәр бала һәм бөтен гаилә тормышында ата-бабаларның мөһим һәм җаваплы ролен күрсәтә алганнар. Моннан тыш, бәйрәм барышында гаиләләргә кызыклы һәм күңелле итеп вакытны бергә үткәрергә мөмкинлек , ә балаларга әти-әниләренә мәхәббәт һәм рәхмәт белдерү насыйп булды. Бәйрәмдә катнашкан барлык гаиләләргә дә актив катнашкан өчен бүләкләр тапшырылды.