ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

   2019 елның 3 июлендә Балтач районының Кургем авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Халтурина Фекла Владимировна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча льготалар бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларның ата-аналары, уллыкка алучылар, опекуннар алырга мөмкин.

Конкрет муниципаль берәмлектә билгеләнгән милек салымнары буенча ташламалар исемлеге белән Россия Федераль салым хезмәтенең nalog.ru сайтында «Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» («Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам») Интернет-сервисында танышырга мөмкин.


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

   Балтач җирлегендә яшәүче Денисова Мария Гавриловнага 2 июль көнне 90 яшь тулды. 


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

   Яңгул авылында яшәүче Габделганиева Гәззәбану Хаҗи кызына 1 июль көнне 95 яшь тулды.


28
июнь, 2019 ел
җомга

Балтач район Советы баш белгеч вазыйфасына вакытлыча эшкә чакыра, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә югары белем булу зарур. Белешмәләр өчен телефон 2-40-71.

   Ял сезоны алдыннан Россия Федераль салым хезмәте салымнар буенча бурычларның булмавына алдан ук инанырга тәкъдим итә. Бурычлы кешенең Россиядән читкә чыгуын чикләргә хокуклы суд приставлары хезмәтенә аны түләтү өчен мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора.Бурычлар турында актуаль мәгълүмат алырга, шулай ук салымнарны «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында» түләргә мөмкин. Моның өчен банк картасы реквизитларын кертү яки Россия Федераль салым хезмәте партнерларының берсе онлайн-сервисыннан файдалану да җитә. Салымнарны шулай ук Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки банкта, җирле администрация кассаларында, почта бүлегендә «Налогларны түлә» сервисы ярдәмендә дә түләргә мөмкин. Бурычлар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен теләсә кайсы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә, шәхси кабинет аша яки «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә» сервисы ярдәмендә гариза юлларга мөмкин.Салым түләмәү нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында видеороликта күрсәтелгән.


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Упкынга илтүче сукмак" - китап күргәзмәсе


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

25 июньдә Россия  Премьер-министры   Дмитрий Медведев пенсиягә 25%  өстәмә  алу  хокукына  ия  авыл  хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген   киңәйтү  турында  карарны  имзалады.    Документ хокукый  мәгълүматның рәсми    интернет-порталында  басылып  чыкты  һәм  үхз  көченә  дә  керде  инде. 


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

 27 июнь көнне халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне түбәндәге адрес буенча узачак: Балтач штп, Ленин ур., 52 йорт (район мәдәният йорты) 

25 июньдә Татарстан  Республикасы сөт  җитештерүне беренче  мәртәбә  тәүлеккә  4000 тоннадан  арттырып  җибәрде. Бу  хакта  бүген  районның  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  белән  эшче  киңәшмәдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов әйтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International