Күбрәк балалар, азрак салым!

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча льготалар бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларның ата-аналары, уллыкка алучылар, опекуннар алырга мөмкин.

Конкрет муниципаль берәмлектә билгеләнгән милек салымнары буенча ташламалар исемлеге белән Россия Федераль салым хезмәтенең nalog.ru сайтында «Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» («Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам») Интернет-сервисында танышырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International