Мунча себеркесен ничек дөрес итеп әзерләргә. “Миллек-party” чарасы

2019 елның 21 июне, җомга

Паркларны һәм ял урыннарын максатчан файдалану максатыннан, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре һәр пәнҗешәмбе көнне "Сабантуй" ял паркында "Миллек-party" үткәрәләр . Беренче шундый чара кичә, 20 июньдә 19.00 сәгатьтә район хакимияте хезмәткәрләре белән узды.

     Уен 4 этаптан торды: командаларның сәламләве, викторина, мунча себеркесе бәйләү һәм әзер себерке презентациясе. Беренче карашка, мунча себеркеләрен ничек бәйләргә дигән сорау мәзәк кебек тоела, ләкин чынбарлыкта бу процессның үз нечкәлекләре бар. Кыенлыкларга карамастан, һәр команда үз осталыкларын, белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте. Соңыннан тәмле коймак һәм башка тәм-томнар белән чәй эчү оештырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International