Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында "Ана теле " онлайн-мәктәбендә татар телен өйрәнергә була. Тел платформасы татар телен гамәлдә куллану дәрәҗәсен күтәрү генә түгел, татар халкының мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге дә бирә.
Онлайн-мәктәптә уку теләге булган һәркем өчен бушлай. Татар телен өйрәнү өчен «Ана теле» сайтына керү һәм теркәлү узу кирәк.
"Ана теле" онлайн-мәктәбе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча оештырылды. Проект EF Education First компаниясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте