19 июнь көнне Балтачта " Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. "Ак калфак"лылар Таузар, Карадуган, Бөрбаш, Сосна Пүчинкәсе авылларында булдылар.
Күчмә утырышның темасы - "Милли уеннар - тәрбия хәзинәсе". "Милли уеннар югалып бара, балалар уйный белми. Без моңа үзебез гаепле: балаларны уйнарга өйрәтмибез. Баланы хәрәкәт иттерү, уйнату, үз-үзен уенда таптыру һәм уен эшчәнлеге белән аны шәхес буларак тәрбияләү - безнең максатыбыз булып тора", - диде Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.
Бу - II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездыннан соң күмәкләп эшләнгән беренче күчмә утырыш.
"Ак калфак"лылар Сосна пүчинкәсе авылында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә каберенә зыярәт кылдылар. Күчмә утырыш Балтач Сабан туе җирлегендә пленар утырыш үткәрү, уеннар уйнау, "Уеннарда күңел җылысы" күргәзмәсе белән танышу белән тәмамланды.