17-18 июньдә Мамадыш шәһәрендә республикакүләм җәйге ГТО Фестивале үтте.
2 көн буе спортчылар йөгерү, йөзү, озынлыкка сикерү һәм башка төрләрдә көч сынашты. Районыбыз җыелма командасы бик матур нәтиҗәләр күрсәтте. Борнак авылыннан Хәбибуллина Әдилә гомум физик әзерлек буенча 2 нче урында. Хәялеев Тимур җиңел атлетика, гомум нәтиҗәләр буенча 1 нче урынны яулады. Тимур ноябрь аенда Татарстан данын яклап рәсәйкүләм ГТО фестивалендә катнашачак. Спортчыларга алга таба зур уңышлар телибез!