"Факел” яшүсмерләр клубы балалар өчен “Сабантуй” үткәрде

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. 19 июнь көнне «Факел” яшүсмерләр клубы Төзүчеләр урамында урнашкан спорт  мәйданчыгында балалар өчен “Сабантуй” үткәрде. Бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Бу ел да “Факел” хезмәткәрләре, гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрде. Мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырылды: кисү, чүлмәк вату, көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү,  чаңгыда йөрү,озынлыкка сикерү, шахмат ярышы, турникта тартылу,таяк тарту һәм татарча  милли Көрәш. Барлык балалар Сабантуй бүләкләре оттылар. Баш батырга бүләк - куян тапшырылды. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкемсөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.

Иганәчеләребезгә: «Комфорт» мебель салоны, Хөснетдинов Рафиска, Садыков Рафиска,шулай ук бүләкләр белән ярдәм иткән бистәдә яшәүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International