Иминият взносларын фиксацияләнгән күләмдә түләү турында исегезгә төшерәбез
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә бирелгән машина Балтач районында яшәүче өлкәннәр өчен Татарстан Республикасы суверенитеты Көненә яхшы бүләк булды.
Райондашларны алда көтеләчәк сайлауларда актив катнашырга өндәп урыннарда концерт программалары тәгъдим ителә, җыеннар уздырыла. Шундый җыеннарның берсе 26 нчы август көнне Яңгул авыл җирлегендә узды.
ТР буенча Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры күршеләр белән кишәрлек чикләрен килештерү буенча инструкция әзерләделәр.
27 нче август көнне Арбор авылында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы катнашында халык җыены булып узды. Җыен авыл үзешчәннәренең концерты белән башланды. Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Азат Газизулла улы соңгы 5 елда башкарылган эшләр белән чыгыш ясады. Аннары Хәйретдинов Айдар Фоат улы районда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Җыен барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм авылны төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Россия Юстиция министрлыгының Казан хокук академиясенең институтында арбитраж идарәчеләрен әзерләүнең бердәм программасы буенча белем алган тыңлаучыларның имтиханы узды.
23 нче август көнне, “Чайкала иген кырлары” дип исемләп, Карадуган авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре белән басуда урак өстендә тырышып эшләүче комбайнерларны ял иттерде.
Татарстанлылар 2018 нче ел өчен милек салымнарын түләү өчен гаризалар ала башлады.
28 август көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мин Татарстанда яшим» дигән чара уздырдылар.
2019 нчы елның 16 нчы августыннан башлап республикада яшәүчеләр 2018 нче ел өчен транспорт, җир һәм милек салымын түләүгә салым белдерүләре белән почта аша җибәрүләр ала башладылар. Салымнарны быел 2 нче декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак.