ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

22 нче август көнне кичке Сосна гөрләп торды. Өр - яңа спорт мәйданчыгында яшьләр берничә командага бүленеп баскетбол уйнадылар. Соңрак район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы һәм РТ Дәүләт Советы рәисе урынбасары Ратникова Римма Атлас кызы катнашында бу мәйданчыкны ачу тантанасы булды.  Чарадан соң авыл клубында халык белән очрашу узды.


27
август, 2019 ел
сишәмбе
Балтач районында эш атнасы йомгаклары буенча район башлыгының «2019 нчы елның иң яхшы комбайнчысы» дигән вымпелын тапшыру дәвам итә. Алдынгыларга шулай ук сертификатлар бирү башлады. 26 нчы август көнне район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы кулыннан бу атналыкның иң яхшы 33 комбайнчы сертификат алды. Бу комбайнчыларның эш стажы зур, эш күрсәткечләре югары һәм алар район алдынгыларына рәтендә. Бу атнада район башлыгы вымпелына Нурулла Ульданов лаек булды.
 

23 нче август көнне Балтач бистәсенең Каенлык урамында балалар уен һәм спорт мәйданчыгы ачылды. Ачылышка барлык спорт сөючеләр җыелган иде. тантаналы ачылышта Балтач район башлыгы Рамил Рашитович Нотфуллин катнашты, яшь буынга изге теләкләрен ирештереп, бәхет, сәламәтлек теләде.

Август ае    рейтингы  йомгаклары  буенча  иң  яхшы  күрсәткечләр  Татарстанның Чистай    (20,71 сум), Буа  (20,38 сум), Алексеевск (20,30 сум) һәм Балтач  (20,29 сум) районнарында. Аларда  халыктан  сатып  алына  торган  сөткә  бәяләр  республика  буенча    уртача бәягә   (18,06 сум) караганда югарырак.  

24 нче август көнне, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен данлыклау өчен тантаналы кабул итү булды. Балтач районын Хәкимовлар гаиләсе тәгъдим итте!

2019 нчы елның 25 нче август көнне «Хыял» яшьләр үзәге МБУ «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» белән берлектә «Террорчылык – җәмгыятькә куркыныч!» акциясе үткәрде.


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасында  урып-җыю башланганнан  бирле   2,25 млн. тонна  ашлык  җыелды.  Бер атна  эчендә  генә  дә     1,0 млн. тонна ашлык  җыеп алынды.  Бу  хакта  шимбә  көннне  уздырылган  Хөкүмәт киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  әйтте.   

23 нче август көнне Бөрбаш авыл клубында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Ильшат Солтан улы катнашында халык җыены булып узды.

23 нче август көнне Шубан мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән амбарда эшләүчеләрне матур җырлары һәм шигырьләре белән ял иттерде.

23 нче август көнне, “Игенче- һәрчак хөрмәттә” дип исемләнгән, Норма авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре белән басуда урак өстендә янып-көеп, тырышып эшләүче комбайнерларга, шоферларга, механизаторларга һәм Кариле амбарында эшләүчеләргә ял концерты тэгъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International