Райондашларны алда көтеләчәк сайлауларда актив катнашырга өндәп урыннарда концерт программалары тәгъдим ителә, җыеннар уздырыла. Шундый җыеннарның берсе 26 нчы август көнне Яңгул авыл җирлегендә узды. Яңгул мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тарафыннан концерт оештырылды, җитәкчелек белән очрашу булды. Җыенда Балтач район башкарама комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улы катнашты һәм чыгыш ясады. Халык үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, үз тәгъдимнәре белән уртаклашты.