Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 3нче сентябрендә Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте.
29 нче август көнне Кече Лызи авыл клубында халык җыены булып узды. Җыелыш авыл клубы үзешчәннәре концерты белән башланып китте. Концерттан соң җыенның төп өлешенә күчтеләр. Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы районның башкарылган эшләре һәм күрсәткечләре турында доклад белән чыгыш ясады һәм ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнашырга чакырды.
Август ахырында һава шартларының яхшыруы игенчеләргә урып-җыю темпларын арттырырга мөмкинлек бирде. Балтач районында урып-җыю мәйданы 31,467 мең га тәшкил итә. 69, 306 мең тонна сугылган, уртача уңдырышлылык - 33,1 ц/га. Бүгенге көнгә 9700 га җир туңга сөрелгән.
2 сентябрьдә Татарстанның Балтач районы мәктәпләрендә махсуслаштырылган аграр сыйныфлар ачтылар, алар Казан дәүләт аграр университеты карамагында булачак. Профильле сыйныфлар 9 мәктәптә ачылды, болар: Борбаш мәктәбендә, Баки Зыятдинов ис. Карадуган гимназиясендә, Кече Лызи, Нәнәгәр, Норма, Пыжмара мәктәпләрендә, Салавыч күппрофильле лицееында, О.Н. Исаев ис. Урта Кәшкәт мәктәбендә һәм Чепья мәктәбендә.
Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле датасы 2005 нче елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон нигезендә билгеләнгән һәм Бесландагы (Төньяк Осетия, 2004 нче елның 1-3 сентябрендә) булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.
Урып- җыюның тагын бер атнасы артта калды. Атналыкка нәтиҗәләр ясагач Арбор хуҗалыгы комбайнчысы Ульданов Нурулла бу атна да беренчелекне бирмәгәне билгеле булды. Чын күңелдән алдынгы комбайнчыбызны бу җиңүе белән котлыйбыз! Эшендә, тормышында уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек теләп калабыз!
Менә быел да мәктәпкә яңарыш өстәлде: профильлле укыту нигезендә яңа уку елында агротехнологик сыйныф ачылачак. Бу турыда халыкка Казан Дәүләт Аграр Университетының вузга кадәрге белем бирү үзәге җитәкчесе Фәссахова Гүзәл Рафкат кызы игълан итте.
29 август көнне «Балтач» ял паркында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Алтын көз- 2019» район бәйгесе үткәрделәр. Бәйгегә 70 кеше катнашты.
Татарстан Республикасы көнендә “Казан” халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы Президенты кубогына һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ат чабышлары узды. Биредә шулай ук Республика көненә багышланган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясеннән күргәзмә-ярминкә оештырылган иде.
Татарстан Республикасында бүгенге көнгә 65%, ягъни 930 мең га ашлык мәйданда ашлык җыелган. Бер гектардан уртача 30,4 центнер ашлык чыга. Иртәгә яңа уңыштан амбарларга салынган ашлык 3 млн. тоннага җитәчәк. Мондый саннарны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китерде.