Балтачта урып - җыю эшләре нинди хәлдә

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Август ахырында һава шартларының яхшыруы игенчеләргә урып-җыю темпларын арттырырга мөмкинлек бирде. Балтач районында урып-җыю мәйданы 31,467 мең га тәшкил итә. 69, 306 мең тонна сугылган, уртача уңдырышлылык - 33,1 ц/га. Бүгенге көнгә 9700 га җир туңга сөрелгән.

Шулай ук терлек азыгы әзерләү буенча эшләрнең барышына да тукталасы килә. Бүген районда 14,665 мең тонна печән һәм 183,166 мең тонна сенаж әзерләнгән, күпьеллык үлән 100% чаптырылган,

“Алга” хуҗалыгы урып - җыюны беренчеләрдән булып тәмамлады. Башка хуҗалыклар да тиздән аларга кушылыр, сыйфатлы итеп, югалтуларсыз уңышны җыеп алырлар дип ышанабыз.

Әлеге мәгълүматларны Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International