Арбор хуҗалыгы комбайнчысы бу атна да беренчелекне бирмәде

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Урып- җыюның тагын бер атнасы артта калды. Атналыкка нәтиҗәләр ясагач Арбор хуҗалыгы комбайнчысы Ульданов Нурулла бу атна да беренчелекне бирмәгәне билгеле булды. СК-5 "Нива" комбайнында Ульданов Нурулла Гарифулла улы иң югары нәтиҗәләргә иреште һәм 19-25 август аралыгында 4075 центнер ашлык суктырды. Алдынгыларга бүләкне игенчеләрне эштән аермас өчен кырда ук тапшырдылар.

Бу атнада урып-җыюда эшләүче механизаторлар саны узган атнага караганда күбрәк булды һәм исемлек 42 кешене тәшкил итте: СХПК "Кама" - 4, СХПК "Активист" - 4, ООО "Сосна" - 5, ООО "Дуслык" - 1, ООО "Маяк" - 3, ООО "Яңа тормыш" - 2, ООО "СП "Смаиль" " - 2, СХПК "Кызыл юл" - 4, ООО "Алга" - 2, ООО "Борнак" - 2, ООО"Якты юл" - 3, ООО "Сурнай" - 1, ООО "Бурбаш" - 1, СХПК "Игенче" - 3, ООО "Труд" - 2, ООО "Арбор" - 2, ООО "Венета" - 1.

Чын күңелдән комбайнчыларыбызны бу кечкенә, әмма әһәмиятле җиңүләре белән котлыйбыз! Эшләрендә, тормышларында уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International