Кече Лызи авыл клубында халык җыены булып узды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

29 нче август көнне Кече Лызи авыл клубында халык җыены булып узды. Җыелыш авыл клубы үзешчәннәре концерты белән башланып китте. Концерттан соң җыенның төп өлешенә күчтеләр. Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы районның башкарылган эшләре һәм күрсәткечләре турында доклад белән чыгыш ясады һәм ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнашырга чакырды. Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Мухин Сергей Анатольевич авыл җирлегендә соңгы 5 елда башкарылган эшләр һәм киләчәккә эш планы белән чыгыш ясады. Очрашу барышында авыл халкын кызыксындырган темалар каралды (яшь белгечләрне эшкә урнаштыру, сөткә сатып алу бәяләре түбән булу турында, азыкның кыйммәтләнүе, зиратны җыештыру һ.б.) һәм аларны борчыган сорауларга җаваплар алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International