Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Бу утырыш кысаларында Иҗтимагый совет әгъзаларына хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә куюны туктату буенча максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча Идарәнең уңай тәҗрибәсе турында хәбәр ителде. Шулай ук гариза бирүчеләр белән электрон элемтә каналларын кулланып хезмәттәшлек мәсьәләләре яктыртылды.
5 -12 сентябрь Татарстан республикасында Көзге мәрхәмәтлелек атнасы дип игълан ителде.
2019 нчы елның 5 сентябрен «Көзге игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе һәм «Экстремизмга-юк! айлыга кысаларында Балтач халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Анна Михайлова Балтач урта мәктәбендә «Дуслык иленә сәяхәт» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде.
Районыбызның өлкән буыны инде ничә ел социаль объектлар буенча чыгып йөри. Менә бүген дә, 4 сентябрь көнне, ветераннарыбыз район буенча сәяхәткә кузгалды.
14 сентябрьдә Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән “Ат көне”нә багышланган ат спорты ярышлары узачак. Чараны тантаналы ачу 11.00 сәгатьтә була.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» ведомство программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә өстәмә конкурста җиңүчеләрне ачыклады. Грантларның гомуми суммасы 211 млн 856 мең сум тәшкил итә, шуның 122 млн 877 мең сумы федераль бюджеттан бирелә.
Татарстан Республикасы буенча 2019 нчы елның 4 нче сентябрендә 18 сәгатьтән алып 5 сентябрь 18 сәгатькә кадәр:
Алмашынучан болытлы һава. Көнчыгышта урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяктан,төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә. Төнлә минималь температура +6..+11º, көндез максималь температура +16º..+21º.
2019 елның сентябреннән Балтач муниципаль районында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру башланды. Шушы көннәрдә социаль яклау бүлеге, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, район үзәк хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәннәрне илтүне оештырдылар.
Балтач районында 3 август көнне Беслан фаҗигасе корбаннарын искә алу максатыннан «Хәтер шәме» дип аталган акциясе узды. Акция «Балтач " үзәк мәдәният һәм ял паркында үтте. Акциядә катнашучылар барысы да әйләнәгә бастылар һәм шәмнәр кабыздылар. Аннан соң кәгазьдән терракт корбаннарын символлаштыручы ак күгәрченнәр ясадылар, аларга үз теләкләрен яздылар. Теләкләр язылган кәгазьләрне фантан тирәсенә тараттылар.
3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.